Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ир-ат абыйсын балта белән бәреп үтергән һәм мәетне унике көн яшереп тоткан

Мәрхүмнең балалары килеп җәберли башлагач, үтерүче үзе полиция чакырырга мәҗбүр була.

news_top_970_100
Яшь ир-ат абыйсын балта белән бәреп үтергән һәм мәетне унике көн яшереп тоткан
https://pixabay.com

Брянск өлкәсендә 28 яшьлек ир-ат олы абыйсын кувалда белән бәреп үтергән. Моңа кадәр дүрт ел элек абыйсы бу ир-атны пычак белән чәнчеп үтерә язган булган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Радица-Крыловка авылында яшәүче абыйлы-энеле туганнар күптән дошманга әверелгән. 2016 елда кече туган хастаханәгә эләгә, ул пычак белән яраланган була. Аны яралаган абый кешене төрмәгә озаталар. Ир-ат иреккә чыккач, туганнар дуслаша, тик тынычлык вакытлыча гына булган.

Крещение бәйрәме вакытында туганнар табын корып утыра. Бәйрәмнән соң кече туган абыйсының башына кувалда белән суга. Абый кеше урында ук егылып үлә.

Ир-ат туганын үтергәнен аңлап алгач, мәетне үз өендә идән астына яшереп куя. Абыйсының гәүдәсе идән астында унике көн тора. Бу вакытта югалган ир-атны хокук саклаучылар һәм волонтерлар эзли.

Югалган кешене эзли торгач, мәрхүмнең ярсынган балалары 28 яшьлек ир-атның өенә бәреп керә. Балалар туган абыйларын җәберли. Шуннан соң абый кеше полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Урынга килгән хокук сакчылары сәер ис тоеп ала, шуннан соң мәет тә табыла.

Туганын үтерүдә шикләнелүче 28 яшьлек ир-атка карата гаепләү белдерелгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100