Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Былтыр ел азагында Башкортстаннан чыгып киткән дүрт туристны бүген эзләп таптылар

26 декабрьдә Чиләбе өлкәсенә таба киткән төркемдә өлкән яшьтәге өч хатын-кыз һәм ир-ат була.

news_top_970_100
Былтыр ел азагында Башкортстаннан чыгып киткән дүрт туристны бүген эзләп таптылар
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав коткаручылар отряды, аучылар һәм башка коткару хезмәте вәкилләре Төлек бистәсе тирәсендә югалган дүрт туристны эзләде. Алар барысы да өлкән яшьтәге кешеләр — өч хатын-кыз һәм бер ир-ат. Туристлар Башкортстаннан килгән. Алар теркәлмәгән һәм алдан планлаштырылган вакытка кайтып җитмәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«4 гыйнварда иртән-иртүк аларның бара торган юллары буйлап эзләү эшләре башланды», диелә хәбәрдә.

Рәсми булмаган белешмә буенча, әлеге төркем 26 декабрьдә Зюраткүлгә таба походка китә. 62 яшьлек ир-ат, 50, 57 һәм 48 яшьлек өч хатын-кыз 2 гыйнварда Төлек бистәсенә килеп җитәргә тиеш була. Ләкин алар бүгенгә кадәр элемтәгә чыкмый. Шуңа күрә эзләү эшләре башлана.

Туристларны бүген Төлек авылы янында тапканнар. Коткаручылар сүзләренчә, алар исән-сау. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100