Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өе янганын күреп алган хатын өстенә су сибеп, ут эченә ташланган

Аның ире янгын чыккан бина подвалында калган.

news_top_970_100
Өе янганын күреп алган хатын өстенә су сибеп, ут эченә ташланган
Tverigrad.ru

29 октябрь кичендә Тверь шәһәрендәге Писарев урамында өч хуҗа яши торган агач йортта янгын чыга. Шаһитлар сүзләренчә, ут бинаның уртасыннан башлана. Урынга янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Бу турыда Тверь басмасы хәбәр итте.

Янгын бик тиз арада бөтен йортка тарала. Биредә яшәүчеләр чак кына чыгып өлгерә.

«Төтен исен сиздем. Райканың ишеген ачкан идем, аннан төтен ургылды», — дип искә ала биредә яшәүче ир-ат.

Ут чыкканда хуҗабикә хатын күршеләрдә була. Өе янганын күргәч, ул өстенә су сибә һәм ут эченә кермәкче була. Ләкин аны тотып калалар. Хәзер бу хатынны табиблар карый. Аның куллары пешкән.

Tverigrad.ru хәбәрчесе урыннан сөйләгәнчә, йорт подвалында ир-ат була. Ул — ут эченә керергә маташкан хатын белән бергә яши торган кеше. Янгын сүндерүчеләргә бу ир-ат хакында әйтәләр. Ир-атны коткаручылар таба, ул аңсыз, әмма исән була. Аны уттан алып чыгалар һәм кислород битлеге кидереп, табибларга тапшыралар.

Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100