news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Без моны аңламыйбыз": Россия туристлары Төркиядә кунакханәдән бер чемодан ризык алып чыккан

"Без моны аңламыйбыз": Россия туристлары Төркиядә кунакханәдән бер чемодан ризык алып чыккан

news_top
"Без моны аңламыйбыз": Россия туристлары Төркиядә кунакханәдән бер чемодан ризык алып чыккан
Россиядән килгән туристлар Төркия кунакханәсендә бер чемоданга азык-төлек тутырып алып китмәкче булган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте. 

Вакыйга Урта диңгез яр буенда Анталия кунакханәләренең берсендә була. Россия туристлары 3 йолдызлы кунакханәдә яши. Ял вакыты беткәч, алар кайтып китәргә җыена. Аларны кунакханәдән чыгып барганда туктаталар. Кунакханә хезмәткәрләре чемоданны ачып күрсәтүне сорый.

Чемодан эчендә рестораннан алынган ризыклар, су салынган шешәләр, җиләк-җимеш яхшылап пакетларга төреп тутырылган була. Кунакханә вәкиле бу хәлне үзенчә аңлатырга тырышкан. "Туристларның күбесе "все включено" дигән сүзтезмәне дөрес аңламый", дигән ул.

"Безне кунакханәгә килүчеләр күпме тели - шулкадәр ашый, эчә ала. Ләкин нигә инде ризыкны сумкаларга төяп алып китәргә? Без моны аңламыйбыз", - ди кунакханә администраторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар