Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәнҗалдан туйгач, бер егет сөйгән кызын чүп мичкәсенә салган - видео

Чүп арасына чумып чыккач, кыз тагын да ныграк ачуланган.

news_top_970_100

Омск шәһәрендә яшәүче егет сөйгән кызын чүп мичкәсенә салган. Урамда гашыйкларның талашканын шаһитлар тәрәзәдән видеога төшереп торган һәм социаль челтәрләрдә тараткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Талаш нидән чыкканы билгеле түгел. Кыз исерек булган дип фаразлыйлар. Ул сөйгән егетен бик озак һәм кычкыра-кычкыра ачуланган. Егет аны берничә тапкыр тынычландырырга тырышып караган. Ләкин кыз егетне кимсетүен дәвам иткән. Шуннан соң егет бу урыннан китеп бармакчы була. Тик кызга бу да ошамый. Ул егетнең артыннан бара-бара талаша.

Егет проблеманы көтелмәгәнчә хәл итә. Ул кызны иңбашына күтәреп ала һәм якында торган чүп контейнерына илтеп сала. Исерек кыз мичкәдән тиз генә чыга алмый, аннары ул чыгу җаен таба. Шуннан соң да кыз тынычлана алмый. Ярсынган кыз егеткә йодрыклары белән ташланмакчы була. Ләкин кабат чүп мичкәсенә төшүдән куркып ахрысы, тукталып кала. Аннары алар талашны өйләрендә дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Пост авторы сүзләренчә, башта ул көлмәкче була, аннары уйга кала. «Мин барысын да аңлыйм, исерек кыз егет белән талаша. Башта көлке, аннары аның кыз булуын искә төшердем. Белмим инде, егетең сине чүп мичкәсенә ыргытсын өчен нишләргә кирәк булгандыр», — ди ул.

Әлеге видеоны РЕН ТВ каналы күрсәтте. Канал бу кешеләрнең ир белән хатын булуын да хәбәр итте.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100