Урамда чит ир-ат укол кадап киткәч, 15 яшьлек кыз аңын югалтып егылган | intertat.tatar

Урамда чит ир-ат укол кадап киткәч, 15 яшьлек кыз аңын югалтып егылган

Мәскәү полициясе тикшерү эшләре башлаган.

2 августта кичке якта Мәскәүдә урамда йөрүче 15 яшьлек кызга бер ир-ат һөҗүм итә. Ул балага билгесез матдә салынган укол кадап китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз сүзләренчә, ул дуслары белән урамга чыккан. Урман полосасы янында аңа чит ир-ат килеп дәшкән. Бу кеше юл сораган, шуннан соң ир-ат баланың арт ягына укол кадаган. Кыз аңын югалтып егылган.

Бераздан ул аңына килгән, якында урнашкан Хәрби училище янына барып ярдәм сораган. Аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар.

Үсмер кызны хастаханәгә салганнар, ул билгесез матдә белән агуланган.

Хәзер бу вакыйганы полиция тикшерә, диелә хәбәрдә.