Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпләрне алдаган иде». Эшмәкәр хатынны ире үтереп, мәетен урманга илтеп күмгән

52 яшьлек хатын эте белән йөрергә чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

news_top_970_100
«Күпләрне алдаган иде». Эшмәкәр хатынны ире үтереп, мәетен урманга илтеп күмгән
https://pixabay.com

Коми башкаласы Сыктывкар шәһәрендә Сергей К. һәм Наталья П. гаиләсендә низаг фаҗига белән тәмамлана. Эшмәкәр, фитнес-клуб хуҗасы Наталья 27 июльдә хәбәрсез югала. 52 яшьлек блондинканы эзләү турында постлар социаль челтәрләрдә тарала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Натальяның мәетен 30 июльдә табалар. Ул Сыктывкар шәһәре янындагы урманда күмеп куелган була. 

Якыннары сүзләренчә, Наталья эте белән урамда йөрергә чыгып китә. Бер сәгатьтән эт әйләнеп кайта, ә хуҗабикә юкка чыга. Наталья шалтыратуга да, смсларга да җавап бирми. 

Натальяны эзләүгә дистәләрчә волонтер, коткаручылар, водолазлар, хокук саклаучылар кушыла. Башта урамда йөргәндә, Натальяның хәле киткән дип уйлыйлар. Өч көн эзлиләр. Аннары хатынның ире — Сергей гаебен танып күрсәтмә бирә. Ул хатынын үтергән, мәетен урманда күмеп куйган.

Коми буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, хәзер ир-ат изоляторда утыра. 

Гаиләнең танышлары сүзләренчә, Натальяның характеры катлаулы була, низаг шул сәбәпле дә килеп чыгарга мөмкин. Ләкин алар ахыргача җинаять булуына ышана алмый. 

Наталья сәламәт яшәү рәвеше алып бара, гармония фәлсәфәсен алга сөрә, блогында акыллы сүзләр яза. Фаҗигагә кадәр бер ел чамасы алдан ул социаль челтәрләрдә көч куллану һәм көнчелек турында язган булган. 

Эшмәкәр хатын турында төрле кеше төрлечә сөйли. Аның белән бергә яшәгән Виктор исемле ир-ат та фикерен әйткән. Алар күп еллар элек көнчелек аркасында аерылышкан. Наталья командировкадан кайткач, ирен сөяркә белән тота. Ул шунда ук чыгып китә, кыз фамилиясен кире кайтара. Аларның кызы Карина бар. 

«Низаг көнчелек аркасында чыкмаган. Имеш, инде күптән аерылган Сергей Наташага башка ирләр белән аралашуны тыйган диләр. Дөрес түгел. Без әле күптән түгел генә Наталья белән тордык. Мин аңа йорт салырга булыштым. Аннары ул миннән бөтен килешүләрне һәм документларны алып качты. Мин кредит алып, эшчеләргә түләдем. Мондый кешеләр шактый, мин генә түгел. Сыктывкарда күпләр аңа ачулы, ул күпләрне алдады», — ди Виктор.

Аның сүзләренчә, Наталья Сергей белән дә акча аркасында талашкан. Наталья гел Комида яшәсә, Сергей Россия көньягында, Европада күбрәк тора. Сыктывкарга ул елына бер-ике тапкыр балыкка гына кайта. Наталья исә аерылышканда байлык дөрес бүленмәде дип саный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100