Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Очучы Дамир Әхмәтовның гаиләсенә 30 млн сум компенсация бирү турында суд карары чыкты

Икенче пилот Дамир Әхмәтов Мәскәү-Анапа рейсы вакытында үлгән.

news_top_970_100
Очучы Дамир Әхмәтовның гаиләсенә 30 млн сум компенсация бирү турында суд карары чыкты
https://pixabay.com

«Аэрофлот» компаниясе хезмәткәре — очучы Дамир Әхмәтов 2019 елның ноябрендә рейс вакытында вафат булган. Омск суды карары буенча, «Аэрофлот — Российские авиалинии» оешмасы пилотның тол хатыны Анастасия Әхмәтовага 29,7 млн сум компенсация түләргә тиеш була. Бу турыда ТАСС агентлыгы Омск шәһәренең Киров районы судының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

2019 елның 24 ноябредә икенче пилот булып рейска чыккан Дамир Әхмәтовның хәле китә. Гадәттән тыш хәл Мәскәү-Анапа маршруты вакытында була. Самолет Ростов-на-Дону шәһәрендә туктый. Ашыгыч ярдәм табиблары пилотның үлемен раслый.

Судмедэкспертиза пилот үлемен производствода бәхетсезлек очрагы дип танымый. Шуңа күрә авиакомпания мәрхүм пилот гаиләсенә килешү буенча түләнергә тиешле сумманы бирүдән баш тарткан. Килешү буенча әлеге сумма ун тапкыр еллык хезмәт хакы күләмендә каралган.

«2020 елның 3 августында үзе һәм балигъ булмаган балалары исеменнән эш итүче А.Г Әхмәтова шикаятен тикшергәннән соң, „Аэрофлот — Российские авиалинии“ Әхмәтова хисабына 29 млн 722 мең 608 сум түләргә тиеш дигән карар чыгарылды», диелә хәбәрдә.

«Аэрофлот» бу карарны шикаять итәчәк. Бу турыда авиакомпаниянең рәсми вәкиле Михаил Демин әйткән.

«Пилотның авырулары һөнәри авырулар нормативы буенча күрсәтелгән исемлеккә керми. Ул авыруы турында белгән, әмма яшергән дип уйларга нигез бар. Шулай итеп ул рейс пассажирларының гомерен һәм сәламәтлеген дә куркыныч астына куя. Безнең юристлар әлеге карарны шикаять итәчәк», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100