Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни баланы әтисе белән әнисе урам уртасында кыйнап ташлаган

Ир-ат һәм хатын-кыз малайны кыйнаганны шаһитлар видеога төшереп алган.

news_top_970_100
Нәни баланы әтисе белән әнисе урам уртасында кыйнап ташлаган
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Благовещенский районында ир белән хатын урам уртасында нәни баланы вәхшиләрчә кыйнап ташлаган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Урам уртасында баланы кыйнаган мизгелне шаһитлар видеога төшергән һәм ул кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Шуннан соң баланы үз ата-анасы кыйнавы, вакыйганың Благовещенск шәһәрендә булуы ачыклана. Прокуратура хәбәр иткәнчә, вакыйга 30 июльдә Благовещенск шәһәрендәге йорт ишегалдында була. Малайга сигез яшь.

Видео кадрларында баланы анасы кыйный, кычкыра, аннары бу эшкә атасы да кушыла. Комментарийлардан аңлашылганча, ир белән хатын баланы акча аркасында җәзалаган. Имеш, малай олылардан сорамыйча акча алган һәм аны тотып бетергән.

Әти белән әни кешегә карата балага карата вәхшиләрчә мөнәсәбәт өчен җинаять эше ачылган. Бу эш Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә тапшырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100