Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат егет белән кызга бензин сибеп ут төрткән

Имгәнгән кешеләр авыр хәлдә хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Бер ир-ат егет белән кызга бензин сибеп ут төрткән
https://pixabay.com

Киров өлкәсендә бер ир-ат танышлары — егет белән кызга бензин сипкән һәм ут төртеп яндырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Оричи бистәсендә була. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Шуннан соң табындагы кешеләр талаша башлый. Аннары 34 яшьлек ир-ат биредәге егет һәм кыз өстенә бензин сибә һәм ут төртә.

Ут төртүче кеше үзе урыннан качып китә. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озаталар. Аларның хәле катлаулы дип бәяләнә. 

Хәзер тикшерүчеләр вакыйганың барлык шартларын ачыклыйлар. Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «ике кешене үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Тикшерү версиясе буенча, 1 августка каршы төндә 34 яшьлек ир-ат, 29 яшьлек кыз, 22 яшьлек егет бергә табын корып утыра. Спиртлы эчемлекләр эчкәч, бер мизгелдә алар талаша башлый. 34 яшьлек ир-ат танышларына бензин сибеп ут төртә. Имгәнгән егет белән кыз бик каты пешә, аларны хастаханәгә салалар. Хәзерге вакытта алар авыр хәлдә ята, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100