Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан Казанга ялга килгән ике егет һәм ике кыз коточкыч авариягә очраган

20-23 яшьлек кешеләрнең икесе үлгән, икесе авыр хәлдә.

news_top_970_100
Башкортстаннан Казанга ялга килгән ике егет һәм ике кыз коточкыч авариягә очраган
https://pixabay.com

Башкортстаннан Татарстанга ял итәргә килгән яшьләр юл һәлакәтенә очраган. Ике егет һәм ике кыз утырган машина авариягә эләгеп, ике кеше үлгән, икесенең гомере өчен табиблар көрәшә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

ЮХИДИ мәгълүматы буенча, «Шевроле Лачетти» һәм «Камаз» машиналары Алабуга районында М7 трассасында бәрелешә. «Шевроле Лачетти» белән идарә итүче 20 яшьлек егет алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга һәм «Камаз» машинасына бәрелә. «Камаз» белән 26 яшьлек егет идарә итә.

Бәрелешү шулкадәр нык булган, җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, имгәнүчеләрне машинадан алу өчен коткаручылар махсус кораллар кулланган. 21 егет һәм 23 яшьлек кыз урында ук үлгән, Машинаны йөртүче 20 яшьлек егет һәм 23 яшьлек кыз имгәнгән. Аларны Алабуга хастаханәсенә илткәннәр.

«КП — Уфа» хәбәрчесе 23 яшьлек Алинәнең апасы белән сөйләшкән. Алинә исән, бик җитди имгәнгән. Татьяна сүзләренчә, яшьләр Казаннан кайтып килә торган булган. Ала бирегә ял итәргә һәм аквапаркка керү өчен килгән.

«Бик озак җыенганнар иде. Бөтенесе эшли, шулай да җыенып чыгып киттеләр. Бу хәл килеп чыгар дип беркем дә көтмәгән иде шул», — ди Татьяна.

Алинәне башта Алабугага, аннары вертолет белән Казанга китергәннәр. Ул гаиләдә бердәнбер бала. «Ул аңында. Хәле авыр. Күкрәк читлеге, кабыргалары, куллары һәм аяклары имгәнгән, барысы да сынып беткән. Үзе сулыш ала алмый, ИВЛга тоташтырганнар. Табиблар дога укырга кушты инде. Әгәр исән калса, бик озак дәваланырга туры киләчәк», — дип сөйли Татьяна.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100