Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын вакытында әби һәм авылга кунакка кайткан өч онык һәлак булган

Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

news_top_970_100
Янгын вакытында әби һәм авылга кунакка кайткан өч онык һәлак булган

30 июньдә Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Ягодное авылында иртән шәхси йортта янгын чыккан. Утны сүндергән вакытта коткаручылар дүрт кеше мәетен тапкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Коткаручыларга янгын турында иртәнге сигездә хәбәр итәләр. Алар килгәндә бөтен йорт яна торган була. 54 квадрат метр мәйдандагы өйдән хәраәбәләр кала. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча мәгълүмат буенча, фаҗигадә 1960 елда туган хатын-кыз, аның 2009, 2015, 2018 елда туган оныклары янып үлгән. Хәзер судмедэкспертиза билгеләнгән. 

Россия Тикшерү комитетының Түбән Новогород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әби һәм аның өч оныгы үлеме буенча җинаять эше ачылган. 

Урында тикшерүчеләр эшли. Янгын сәбәпләрен ачыклау өчен барлык тикшерүләр дә уздырылачак. Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе әлеге эшне шәхси контрольгә алган.

Янгында һәлак булган әбинең исеме Лариса Г. Ул озак вакыт Төньякта эшләгән, пенсиягә иртә чыккан булган. Лариса әби бик авырлык белән йөри. Аның аягы сынган була. Ләкин ул социаль хезмәткәрдән баш тарткан. Табиблар аңа операция ясап булуын да әйткән, коронавирус пандемиясе булгач, операцияне кичектереп торганнар. Мәрхүмә операциягә бик өметләнгән, тиздән йөреп китәргә хыялланган. «Нижегородская правда» шул хакта хәбәр итте.

Сайт хәбәрчесе авыл халкын сораштырган. Лариса әби ялгызы яши. Бу йортта аның 34 яшьлек кызы Анна һәм ике оныгы теркәлгән. Анна ире һәм өч улы белән Түбән Новгородта яши. Аның олы малае мәктәптә укыган. Июнь башында ире Аннаны һәм балаларны әбиләре янына кайтара, үзе китә. Авыл халкы Анна да, Лариса әби дә гадәти кешеләр булуын, эчмәвен, әбинең тәмәке тартуын әйткәннәр.

«Мин иртәнге сигез тулганда эшкә бара идем, янгын турында кычкырганнарын ишеттем. Башымны борып карасам, Ягодное ягыннан төтен баганасы күтәрелә. Янгын сүндерүчеләр чакырды да, үзем шунда киттем. Өй яна иде инде. Биредә күбесенчә өлкәннәр яши. Алар да югалып калгандыр, коткаручыларга шундук хәбәр итмәгәннәр, бәлки төтенне күрми калганнардыр. Күршедәге йортта да беркем дә яшәми», — дип сөйләгән авыл советы башлыгы Татьяна Старинская.

Анна ут капкан йорттан чыгып калырга өлгергән. «Ул төтен исен сизгән, чолан ишеген ачкан, анда ялкын булган. Үзе су белән сүндереп маташкан, ләкин ут дөрләп кенә киткән. „Янабыз, килегез“, дип кычкырды. Бу вакытта балалар йоклаган, ә әби йөри дә алмый», — дип сөйли авыл халкы.

Анна бик каты ачыргаланып елаган, аңа укол кадаганнар. Ул «югалып калдым», дип сөйләгән. 

Балаларның һәм әбинең мәетләрен диванда тапканнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100