Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уралда яшәүче хатын яңа туган баласын кер машинасында әйләндереп үтергән

Өч балалы хатынны кече баласына ундүрт яшь тулгач - унике елдан соң колония-поселениегә җибәрәчәкләр.

news_top_970_100
Уралда яшәүче хатын яңа туган баласын кер машинасында әйләндереп үтергән
https://pixabay.com

Уралдагы Талица авылында бер хатын яңа туган баласын кер машинасына салып юган. Ул унике елдан соң гына колониягә китәчәк. Бу турыда «КП-Екатеринбург» хәбәр итте.

Надежда исемле хатын гаебен тулысынча таный һәм яңа туган баласын үтерүен сөйли. Аның 2, 4 һәм 14 яшьлек өч баласы бар инде. Надежда дүртенче баласын өйдә, табиблар ярдәменнән башка гына таба. Анда шок халәте була. Надежда баланы кер юа торган машинага салып чайкый. Нарасый һәлак була. 

«КП-Екатеринбург» район судының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, хөкем карарына берничә фактор йогынты ясаган. Беренчедән, Надежда гаебен тулысынча таный, шул хакта гариза язып килә. Икенчедән, аның өч баласы бар, иң кечесенә 2 яшь. 

«Надежда З. ике елга ирегеннән мәхрүм ителә, ул колония-поселениедә узарга тиеш. Суд бу хатынның балигъ булмаган балалары булуын исәпкә алды. Надежда җәзасын кече баласына 14 яшь тулгач үтиячәк», — дип аңлатканнар судта. Шулай итеп бу хатын унике елдан соң гына ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Свердловск өлкәсе буенча бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Игорь Мороков хөкем карарына аңлатма биргән. «Балаларны гаиләдән алу — бу чара ата-ананы җәзалау чарасы түгел, ул балаларга шартлар тудырылмаган булса, аларны тиешле шартлар белән тәэмин итү өчен эшләнә. Мондый очракларда бик җентекләп өйрәнеп кенә, балигъ булмаган балаларга куркыныч янаса гына карар кабул ителә. Опека органнары бу хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргәме икәнен уйлаган булуына шикләнмим. Ләкин белгечләр хатынның шәхесен, аның биографиясен җентекләп өйрәнгән һәм аның балаларын тартып алмаска кара кылган. Бу карарны нигезле дип саныйм», — дигән ул.

«Бу очракта төп идея — башка баланың мәнфәгатьләре исәпкә алына. Нәкъ менә шуңа күрә хөкем карары кичектереп торыла. Бу гаделме — бу турыда озак фикерләшергә булыр иде. Мәсәлән, шушы көннәрдә 20 яшьлек егетне хөкем иттеләр. Аны тугыз елга каты режимлы колониягә озаттылар. Ул дүрт урынга зарарлы матдәләр куйган, аны беркем дә алып кулланмаган. Аның гамәлләрендә куркыныч та булмаган. ә бу очракта ана яңа туган баласын үтерә һәм ике елга колония-поселениегә китә», — дип фикерен уртаклашкан адвокат Андрей Володин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100