Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын баласын подъезд янында табарга мәҗбүр булган

Бу хатынның ире дә шунда ук була, тик ул үзе дә куркып кала.

news_top_970_100
Йөкле хатын баласын подъезд янында табарга мәҗбүр булган
https://pixabay.com

Дзержинск шәһәрендә йөкле хатын баласын подъезд янында табарга мәҗбүр булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вакыйга 29 майда Яшьләр урамындагы йорт янында була. Биредә яшәүче хатын бу хәлне видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тарата.

«Мин бүген бала таптырдым. Ашыгыч ярдәм машинасы бер сәгать чамасы килде. Авырлы хатын подъезд төбендә бала тудыру — нормаль хәлме? Килгәч, табиблар бернинди хис тә белдермәде. Алар китеп бармакчы иде, мин камера яндыргач кына тукталдылар. Бала табучы хатын асфальтта ята, нарасый минем кулымда иде. „Кычкырсагыз, алайса без хәзер китәбез“, — ди шәфкать туташы. Ачуланып кычкыра тотынгач кына, алар балага ярдәм итә башлады», — дип язган видеоны төшерүче хатын «Подслушано Дзержинск» паблигында.

Аның сүзләренчә, авырлы хатынның ире дә биредә була, ләкин ир үзе дә куркып кала, барысы да бик тиз була.

«Сабый кисәк кенә туа башлады. Ирләр нишләсен инде, алар үзләре дә курка. Мин үзем дә калтырандым», — дип сөйли шаһит хатыннарның икенчесе.

Паблик укучылары төрлечә фикер йөртә. Ашыгыч ярдәм озак килгәнгә ачуланучылар да бар, хатын баласын табуын алданрак аңламаганга гаепләүчеләр дә бар. Бу — хатынның икенче баласы икән. Ләкин бала тудыру бик тиз булырга да мөмкин, бер сәгать эчендә бала табу очраклары да була.

Түбән Новгород өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы оешмада эчке тикшерү эшләре дә башлаган.

«Ашыгыч ярдәм машинасы чакыру килүгә үк, норматив буенча тиешле вакытта чыгып китте. Чакыру 17.59 да килде, ашыгыч ярдәм 18.15 сәгатьтә урында иде. Бригада сүзләренчә, хатын һәм ул тудырган бала җирдә яткан. Бу хатын хисапта тормаган, йөклелек вакытын да белми. Бала белән хатынны Дзержинск перинаталь үзәгенә китерәләр», — дип сөйләгән ашыгыч ярдәм хастаханәсенең баш табибы Михаил Гуткин.

Дзержинск перинаталь үзәгенең баш табибы Надежда Рыжова сүзләренчә, бала тудырган хатын башка шәһәрдә яши, хисапта тормаган. Аның үзе белән паспортының ксерокопиясеннән башка бер документы да булмаган. 

«Хатын һәм аның баласының сәламәтлеге канәгатьләнерлек, аларга тиешле ярдәм күрсәтелә», — дип сөйли баш табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100