Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Казансу буенда йөргән егет 15 мең сум штраф түли

23 яшьлек егет өеннән ерак киткән булган.

news_top_970_100
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Казансу буенда йөргән егет 15 мең сум штраф түли

Казанда яшәүче 23 яшьлек егет үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штраф түләячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына коронавирус белән көрәшү буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Бу егетнең эш урыннан белешмәсе дә, смс-коды да булмаган. Шул килеш ул Казансу елгасы буйлап йөрергә чыккан. Аны полиция хезмәткәрләре туктаткан. Егетнең рөхсәт документлары булмау ачыклангач, аны полиция бүлекчәсенә алып килгәннәр.

Биредә аңа карата «Халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозу» маддәсе буенча административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр.

3 апрельдә Казанның Яңа-Савин районы суды видеоэлемтә буенча әлеге эшне караган һәм егеткә 15 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарган.

«Миңа карантин вакытында өйдән чыгып йөргән өчен штраф салдылар. Мин йөреп кайтырга чыккан идем. Өйдән шактый ерак киткәнмен. Яныма полиция хезмәткәрләре килде. Туктаттылар, аңлаттылар һәм алып киттеләр. Чыгарга рөхсәт итә торган документым юк иде. Штраф салдылар. Чыгып йөрмәсәң хәерле була инде», — дип сөйли бу егет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100