Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кешесе Удмуртиядән килгән танышын үтереп, мәетен яндырган

Ижевск шәһәрендә яшәүче ир-ат Менделеевскига яңа танышына кунакка килгән булган.

news_top_970_100
Татарстан кешесе Удмуртиядән килгән танышын үтереп, мәетен яндырган
https://pixabay.com/

Ижевск шәһәрендә яшәүче 59 яшьлек ир-ат быел 17 гыйнварда эшеннән чыга һәм машинага утырып Татарстанның Менделеевск шәһәренә китә. Шуннан соң аның белән элемтә өзелә һәм ир-атны эзли башлыйлар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ача. Бу турыда ведомствоның сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү эшләре нәтиҗәсендә җинаятьтә шикләнелүче кеше ачыклана. Ул — Менделеевск шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек ир-ат. Бу кеше берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган инде.

Татарстан кешесе А. сүзләренчә, былтыр декабрьдә ул Ижевскида яшәүче ир-ат С. белән таныша. Имеш, бераз вакыт узгач С. үзен Мәскәүгә алып барырга сорый. 17 гыйнварда А. таксига утырып яңа танышы янына бара һәм С. ны Менделеевск шәһәренә алып кайта. А. яңа танышы белән ял итеп алырга һәм бакчасын күрсәтергә җыена. . 

Якынча версия буенча, ир-атлар «Дуслык» бакчачылык ширкәтендә була. Шул вакытта Ижевск кунагы С. бакча хуҗасы А.га ташлана. Ул буш шешәләр салынган пакетны алып, А.га берничә тапкыр суга. Татарстан кешесе А. кулына балта ала һәм яңа танышы С.ның башына берничә тапкыр бәрә. С. имгәнә һәм шул урында ук үлә.

Җинаять эзен яшерү өчен, А. танышының мәетен чокырга сала, өстенә резина покрышкалар ыргыта һәм ут төртә. Тикшерүчеләр мәрхүмнең җәсаден шушы чокырда таба.

Хәзерге вакытта суд-медицина, молекуляр-генетика, психология-психиатрия экспертизасы эшләре бара. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100