Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чибәркүл хәрби гарнизоныннан югалган Татарстан егете табылды

21 яшьлек Данил Золотаренко ярты ел чамасы элек — былтыр көз эзсез югалган иде.

news_top_970_100

Татарстанның Бөгелмә районында туган Данил Золотаренко Чибәркүл хәрби гарнизонында хезмәт итә. Ярты ел чамасы элек ул эзсез югала. Шушы көннәрдә 21 яшьлек егетнең исән килеш табылуы билгеле булды. Хәзер аның белән тикшерүчеләр эшли. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына егетнең әнисе Вера Золотаренко сөйләде.

Хәрби хезмәткәр былтыр көз көне эзсез югала. Аны 2020 елның гыйнварында гына эзли башлыйлар. Әнисе Вера Вера Золотаренко ачыклаганча, Чибәркүлгә читтән килгән контрактниклардан билгесез кешеләр даими рәвештә акча таләп итеп торганнар. Аларга физик зыян китерү белән янаганнар, зур процентлы кредитлар алдырганнар.

Данил белән дә шундый хәл килеп чыга. Аның билгесез кешеләргә әҗәте җыела. Әҗәтен түли алмагач, Данил эзсез югала. Әлегә кадәр егетнең кайда булуы да, исәнме икәне дә билгеле булмый. Ул туганнары белән дә, дуслары белән дә аралашмый.

Егетне хәрби-тикшерү бүлеге, хәрби прокуратура һәм «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды эзли. Ләкин Данил табылмый.

Данилның табылуы 1 апрельдә билгеле булды. Аның әнисенә тикшерүче шалтырата. Ул Вера Золотаренкога улының исән булуын, бар да тәртиптә икәнен әйтә.

«Безнең Данька табылды. Аллаһка шөкер, ул исән, сау-сәламәт. Хәзер ул Чиләбедә, тикшерү бүлегендә. Кызганычка, мин башка берни дә белмим», — ди бу хатын.

Илдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы булганлыктан, ул әлегә улы янына бара алмый, тикшерүчеләр белән аралашып тора.

«Кызганычка каршы, аның янына бара алмыйм. Тикшерүче Даняны табуларын гына әйтте, башка берни сөйләми. Миңа аның белән телефоннан аралашырга рөхсәт иттеләр. Улымның тавышын ишетүгә үк елый башлыйм, ул шуңа борчыла, минем белән сөйләшүдән баш тарта», — ди Вера.

Вера җай чыгуга ук улы янына барачагын әйтә.

«Бәлки ул тикшерүче янында сөйләшәсе килмидер. Аңлыйм инде, аның күңелендә ниләр җыелгандыр. Барысын да ачыклыйсы иде, шулкадәр көттек бит», — дип сөйли Данилның әнисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100