Татарстанда үсмер бала тәрәзәдән егылып төшеп исән калган

Чаллыда 15 яшьлек мәктәп укучысы тәрәзәдән егылып төшкән.
Бәхеткә, бала дүртенче каттан егылып, аягын гына имгәткән, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Бу  хәлне малайның әнисе күреп алган һәм "ашыгыч ярдәм" чакырган.

Әлеге хәлне балигъ булмаган балалар белән эшләүче тикшерүчеләр өйрәнә.