Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә авариядә район мәгариф идарәсе башлыгы, тагын ике кеше үлә, өч кеше имгәнә

«Рено Логан» белән бәрелешкәч, «Лада Гранта» машинасына ут капкан.

news_top_970_100
Удмуртиядә авариядә район мәгариф идарәсе башлыгы, тагын ике кеше үлә, өч кеше имгәнә
13.мвд.рф

Удмуртиядә Игра-Глазов юлының 68 нче километрында «Рено» белән «Лада Гранта» машинасы 2 мартта кичке сигез тирәсендә бәрелешкән. Авариядә Балезинский районы мәгариф идарәсе башлыгы Валентина С. һәлак булган. Бу турыда Удмуртия басмасы хәбәр итте.

«Рено» һәм «Гранта машиналары бәрелеште. Шуннан соң машиналарның берсенә ут капты. Без килгәндә машина яна иде. Ирем ярдәмгә йөгерде. Кемне булдыра алдык, шуларны машинадан тартып чыгардык. Аннары башка машина йөртүчеләр белән бергәләп янгынны сүндерештек, дип сөйли авария шаһитлары.

«Кемдер огнетушитель белән, башкалар машина ковриклары белән кар алып, утка сипте. Курыктык инде, машина шартлар дип уйладык. Ул газ баллоны белән эшли торган иде. Ләкин барыбер сүндерештек. Тик файдасы гына булмады, кыр бит, җил бик тиз утны тарата. Янгын башка машинага да күчмәсен өчен, аны читкәрәк эттек. Ул машина эчендә дә кешеләр бар иде. Алар кысылып калган. Булдыра алганча читкә күчердек, аннары эвакуатор булышты», — дип сөйли шаһитлар. Бу турыда udm-info.ru хәбәр итә.

«2 мартта 20.15 сәгатьтә „Игра-Глазов“ юлында „Рено Логан“ һәм „Лада Гранта“ машиналары бәрелешә. „Рено Логан“ белән 1991 елда туган ир-ат идарә итә. Ул Глазов шәһәренә таба барганда идарәсен югалта, каршы як полосага чыга. Биредә ул „Лада Гранта“ машинасына бәрелә. Аны 1971 елда туган ир-ат идарә итә. „Лада Гранта“ каршы якка таба бара торган була. Бәрелешкәч, „Лада Гранта“ автомобиле яна башлый», дип хәбәр итә Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Авариядән соң, «Рено Логан» машинасы пассажиры — 1971 елда туган хатын-кыз, «Лада Гранта» пассажиры — 1987 елда туган ир-ат үлә. Алар ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче вафат. 

«Лада Гранта» пассажиры — 1973 елда туган ир-ат имгәнә, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Тик, кызганычка каршы, бу ир-ат та хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. 

«Рено Логан» йөртүчесе һәм андагы тагын бер пассажир — 1990 елда туган ир-ат, «Лада Гранта» йөртүчесе дә имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар.

Авариядән соң җинаять эше ачылды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100