Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда янгында кырык меңләп тавык һәлак булган

Зыян күләме 18 миллион сум дип фаразлана.

news_top_970_100
Татарстанда янгында кырык меңләп тавык һәлак булган

1 мартта кичке якта Лаеш районындагы кошчылык фабрикасында янгын була. 90 меңгә якын тавыкны коткаралар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Янгын 500 квадрат метр мәйданда була, аны сүндерү өчен сәгать ярым вакыт кирәк була.

Фабрикада янгын чыккан секцияләрдә 135 мең баш чамасы тавык була. Шуларның 90 меңен коткаралар, диелә бу хәбәрдә.

Янгыннан соң 45 мең чамасы тавык үлүе ачыклана. Бу турыда «Россия — Татарстан» телеканалы хәбәр итте.

«Державинская» кошчылык фабрикасына янгын сүндерүчеләр килгәндә бинаның стеналары һәм түбәсе ачык ут белән чолгап алынган була. 20.36 сәгатьтә утны сүндереп бетерәләр. Кешеләргә һәм башка корылмаларга зыян килми.

Әлеге фабрика районда иң зур предприятиеләрнең берсе, зыян чама белән 18 миллион сум тирәсе, моның исәбенә ватылган җиһазлар керми әле. 

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100