Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сваты» сериалы актеры 43 яшендә яман шештән вафат булган

Иван Марченко «Возвращение Мухтара», «За все тебя благодарю» һәм башка фильмнардагы рольләре аша таныш.

news_top_970_100
«Сваты» сериалы актеры 43 яшендә яман шештән вафат булган
Владимир Васильев

«Сваты» сериалында уйнаган актер Иван Марченко Киевта вафат булган. Аңа 43 яшь иде. Ул озак вакыт дәвамында җитди авыру белән көрәшкән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итә.

«Бик озак катлаулы чир белән көрәшкәннән соң, талантлы актер, режиссер һәм бик яхшы кеше Иван Марченко безне ташлап китте. Якты истәлек аңа. Безгә син бик җитмәссең инде», — дип хәбәр иткән дубляж студиясенең матбугат хезмәте.

Марченко соңгы елларда сөякләрдә яман шеш белән авырган. РИА Новости агентлыгы мәрхүмнең берничә операция һәм дәвалау курсы узуын хәбәр итте.

Ул «Ментовские войны. Одесса», «Возвращение Мухтара», «За все тебя благодарю» һәм башка фильмнардагы рольләре белән дә таныш. 44 яшь тулырга ике көн кала үлде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100