Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бергә саунага йөргәннәр». Башкортстан кешесе хатынын һәм дустын үтергән

Табын корып утырганда элеккеге танышлар бергә саунага баруларын сөйләгән.

news_top_970_100
«Бергә саунага йөргәннәр». Башкортстан кешесе хатынын һәм дустын үтергән
https://pixabay.com

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 1 мартка каршы төндә ир-ат һәм хатын-кызны кыйнап үтерәләр. Аларны үтерүче ир-ат үзе полициягә шалтыратып хәбәр итә. Ул бергә яши торган хатынын һәм дустын урындык белән кыйнавын сөйли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, урынга беренче булып патруль-пост хезмәте вәкилләре килеп җитә. Өй хуҗасын үтерүдә шикләнелүчене ир-ат биредә була.

Якынча белешмә буенча, җинаятьтә шикләнелүче — Стәрлетамакта яшәүче 33 яшьлек ир-ат. Ул бергә яши торган 49 яшьлек хатыны белән бирегә кунакка килә. Өй хуҗасы — 62 яшьлек ир-ат белән алар күптәнге дуслар була.

Дуслар табын корып утыра. Шул вакытта 33 яшьлек ир-атның бергә яши торган хатыны өй хуҗасы белән саунага йөргән булуы ачыклана. Мондый сүзләрне ишеткәч, яшьрәк ир-ат урындык ала һәм бергә яши торган хатынына, аның сөяркәсе дип санаган дустына урындык белән бәрә башлый.

Имгәнгән ир-ат һәм хатын-кыз урында ук һәлак була. Һөҗүм итүче ир-ат бик исерек булу сәбәпле, йокыга китә.

Йокыдан уянгач, ул аш бүлмәсендә ике мәет күреп ала һәм полициягә шалтырата.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100