Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Укытучы оныткан»: Мәскәүдә беренче сыйныф укучылары кварц лампасы яктылыгына пешкән

Әти-әниләр балалары турында «солярийдан чыккан кебек пешеп беткән« дип сөйли.

news_top_970_100
«Укытучы оныткан»: Мәскәүдә беренче сыйныф укучылары кварц лампасы яктылыгына пешкән
https://pixabay.com/

Мәскәүдә 2 мартта бер мәктәптә гадәттән тыш хәл була. Укытучы сыйныф бүлмәсендә кварц лампасы яндыра һәм сүндерергә оныта. Шулай итеп бүлмәдәге 25 бала пешә. Хәзер бу укытучыны эштән җибәрәләр. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Сайт хәбәрчесе ачыклаганча, ачык типтагы лампаны бүлмәне зарарсызландыру өчен кабызганнар. Биредә 1 «А» сыйныфындагы 25 бала була. Эше күп булгандыр инде, укытучы лампаны сүндерергә оныта. Ул балаларның тышкы кыяфәтенә дә, хәленә дә игътибар итми. Балаларның күзләре һәм бите кызара, алар барысы да сул яктан күбрәк кыза. Көндез әти-әниләр чаң суга башлый. Балалары мәктәптән кайткач, алар мессенджерда сыйныф чатында язалар. Сабыйларның күзләре «көн буе эретеп ябыштыра торган аппаратка (сварка) караган кебек» була. Бераздан әти-әниләр аерым-аерым Морозов хастаханәсенә мөрәҗәгать итә башлый.

«Улым караңгыда, күзен йомып ята, — дип сөйли 7 яшьлек баланың әтисе. Ул төзелештә директор булып эшли, ләкин бала белән өйдә калырга мәҗбүр булган. Малай пешкән. — Табибларга барып та торасы юк, барысы да аермачык аңлашыла. Минем төзелеш компаниям бар, эретеп ябыштыручылар белән аралашканым бар. Кич белән мәктәпкә килдем, баланың битенә карасам, ул солярийдан чыккан кебек, мин шунда ук барысын да аңладым. Сыйныф бүлмәсенә кереп, лампаны карамакчы идем, миңа рөхсәт итмәделәр. Мәктәптә үзләре ачыклаячакларын әйттеләр. Имеш, бәлки балалар берәр төрле конфет ашагандыр. Укытучылар бу хәлне яшереп калмакчы иде».

Малайга беренче ярдәм күрсәткән вакытта бу ир-ат Морозов хастаханәсендә тагын сигезләп бала булуын күргән. Барысы 25 бала табибларга мөрәҗәгать иткән. Балаларның барысына «күзнең мөгез катлавы термик пешү» диагнозы куелган. Тиешле ярдәм күрсәтелгәннән соң, балаларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Әти кеше сүзләренчә, аның баласы иске типтагы лампадан зыян күргән, алар эффектив, ләкин аны 5 минуттан артык кулланырга ярамый. Аннары бүлмәне җилләтергә кирәк. Бары тик шуннан соң гына балаларны бүлмәгә кертергә ярый.

Мәгариф департаменты мәгълүматы буенча, иминлек кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, укытучыны эштән җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100