Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендәге юл һәлакәтендә өч көше үлгән

Ульяновск өлкәсенең 172 нче чакрымындагы юлда рейс автобусы җиңел машина белән бәрелешкән.

news_top_970_100
Ульяновск өлкәсендәге юл һәлакәтендә өч көше үлгән
МЧС РФ/73.mchs.gov.ru

2 февраль көнне Саранск-Сурск–Ульяновск федераль юлының Ульяновск өлкәсендәге 172 нче чакрымында рейс автобусы һәм җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Бу хакта «Известия» сайты хәбәр итә.

Хәбәрдән күренгәнчә, бу хәл Майна районының Тагай торак пунктыннан ерак түгел килеп чыккан. Ульяновск– Базарлы Сызган маршруты буенча бара торган автобуста тугыз кеше булган.

Җиңел машина йөртүче һәм аның ике пассажиры (аларның берсе — балигъ булмаган) һәлакәт урынында вафат була. Автобуста булучылар арасында зыян күрүчеләр юк.

Һәлакәт булганнан соң, автобустагы пассажирлар кирәкле адрес буенча башка транспорт чараларына утырып китәләр.

Хәзерге вакытта бу хәлнең төгәл сәбәбе һәм фаҗига килеп чыгуның шартлары ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100