"Шушындый яман чирләр булмасын иде". Җырчылар шагыйрь Рөстәм Зәкуанны искә төшерә

Бүген шагыйрь, күп җырлар авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты Рөстәм Зәкуан озакка сузылган көчле авырудан соң вафат булды.
"Котычкыч хәбәр. Рөстәм абый, каты авырудан соң, вакытсыз арабыздан китеп барды. 

Шулкадәр күп уртак җырлар иҗат иттек. Минем илле процент җырларымның авторы ул Рөстәм абый!!! Җырчыларга бир җырларыңны, матур көйләр иҗат итәсең бит дип мине эткәләүче дә ул! Рөстәм абыйга мин бик рәхмәтлемен!

Концертларына килгәч, Алла боерса, яңаларын ишетәм икән инде, сюрприз ясыйсың миңа дип сөенгән иде соңгы тапкыр сөйләшкәндә. 15 көн генә узды бит әле...

Ватсаптан яңа җырларны җибәреп бардым. Ләкин, кызганычка каршы, тыңлый да, килә дә алмады...

Әле бит күпме җырланмаган җырлар калды. Күпме планнар бар иде...

Урының оҗмахта булсын, Рөстәм абый! Бик яхшы кеше идең!!!

Эх, әни турындагы җырны да ишетә алмады. Миңа махсус язып бирде бит ул шигырьне!"- дип язган Нурзадә.


"Без сөйләшеп тордык. Күпме планнар бар иде. Күпме җырланмаган җырлар калды. Якыннарының бик зур кайгыларын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын, ходаем. Бер-беребезне абзый дип йөртә идек", - дип язган Илсур Сафин.

Илсур Сафин Рөстәм Зәкуанның "Җаным чиста" шигырен урнаштырган.

Белмәсәм дә яттан догаларны,
Күңелемдә ята чисталык.
Изге азан иңли дөньяларны,
Иртәгесен уйлый бар халык.

Мәчетләрдә яңгрый изге азан,
Кол Шәрифтә татар намазда.
Күпме фикер, зыялы сүз ята
Мөфти сөйли торган вәгазьдә!

Хәтер барлый халкым кичкән юлны
Күңелемдә тарих тузаны.
Еллар аша килә ни сузылып?
Халкымныңмы авыр узганы?!

Яхшылыкка җирдә омтылдым мин
Җаным чиста. Ансын әйталам.
Ярлыкачы, диеп дога кылам,
Ялгышларым булса, йа Ходам!

Рифат Зарипов "Урыныгыз оҗмахның түрләрендә булсын" дип теләгән.


Данир Сабиров Рөстәм Зәкуан вафаты сәбәпле, видеомөрәҗәгать яздырган. "Шушындый яман чирләр булмасын иде", ди ул.