Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада полиция хезмәткәре үтергән кызның әтисе: Беркемем дә калмады

Тугызынчы сыйныфта укучы Катяның әнисе яман шештән үлгән булган.

news_top_970_100
Самарада полиция хезмәткәре үтергән кызның әтисе: Беркемем дә калмады
https://pixabay.com

Самара шәһәре район суды 42 яшьлек Антон Б.ны сак астына алу турында карар чыгарды. Полиция хезмәткәре булып эшләгән бу ир-ат Волжский районындагы Петра Дубрава бистәсендә тугызынчы сыйныфта укучы кыз баланы үтерүдә гаепләнә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Җинаять 29 июльдә кич белән торак йортлар янында була. Якынча белешмә буенча, 15 яшьлек Екатерина кич белән дус кызы белән бергә йөгерергә чыгарга җыена. Тик иптәше чыкмый, Катя үзе генә китә. Аннары аның мәетен табалар. Кызның муены пычак белән яраланган була.

Бер версия буенча, җинаятьче ир-ат кызны машинасы белән бәрдерә, аннары эзен яшерү өчен, бу ир-ат имгәнгән баланы үтерә.

Мәрхүмә кызның әтисе Дмитрий фаҗигадән соң интервью биргән. Кызы үлгәннән соң, ул бер туганы да калмавын сөйләгән.

«Ул шәп кыз иде. 15 яшь, шәп кыз. Мин аны үлерлек итеп яраттым. Минем башка беркемем дә юк — хатыным яман шештән үлде, кызым — гомеремдә соңгы кешем калган иде. Ул матур итеп рәсем ясады, ясарга яратты, фитнес яратты», — ди Дмитрий.

Әти кеше кызының полиция хезмәткәре белән алдан таныш булу-булмавын тәгаен генә белми.

«Ул йөгерергә чыгып китте, мин ни булганын белми дә калдым. Мин аңа шалтыраттым, җавап булмады. Мин төнге уникенче яртылар тирәсендә шалтырата башладым. Ул кайта иде. Мин борчыла башладым, ул бит унда китте, ярты сәгатьтән кайтам диде», — ди әти кеше.

Әти кеше кызын иптәшләре белән очрашкан дип фаразлаган. Аннары төнге икеләр тирәсендә аны полициягә алып киткәннәр.

Җинаятьтә шикләнелүче полиция хезмәткәрен эшеннән азат иткәннәр. Ул гаебен өлешчә таный, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, Антон Б. Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара буенча баш идарәсенең 3 нче полиция бүлегендә Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең шәхескә карата авыр һәм бик авыр җинаятьләрне ачу бүлекчәсе җитәкчесе — бүлек җитәкчесе урынбасары булган.

Матбугат чаралары мәрхүмә кыз үтерүчесе белән таныш булган дип тә язды. Имеш, алар якын мөнәсәбәттә булган. Ләкин Тикшерү комитеты бу мәгълүматны кире какты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100