Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Первая Советская» газетасының баш редакторын машина таптатып үтергән

Юграда яшәүче Олеся Шарнинага 38 яшь булган, аның өч баласы ятим калган.

news_top_970_100
«Первая Советская» газетасының баш редакторын машина таптатып үтергән
Владимир Васильев

1 августта Ханты-Мансийск автономияле округы — Юграда «Первая Советская» газетасының баш редакторы Олеся Шарнина юл һәлакәтендә үлгән. Аны Советский шәһәрендә җиңел машина таптаткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«1 августта 11.50 (9.50 мск) сәгатьтә Советский шәһәрендә 28 яшьлек ир-ат идарә иткән Hyundai машинасы 38 яшьлек хатынны таптата. Якынча белешмә буенча, ул маневрын тәмамлаган чакта идарәсен югалта һәм җәяүле хатынны бәрдерә. 38 яшьлек хатын имгәнә һәм урында ук үлә, машина йөртүче дә имгәнә», диелә төбәк буенча ЮХИДИ белешмәсендә.

Автоинспекция мәрхүмәнең исемен әйтми. Ләкин матбугат чаралары аның «Первая Советская» газетасының баш редакторы Олеся Шарнина булуын яза.

Мәрхүмәнең ире һәм өч баласы ятим калган.

«Первая Советская» газетасы Шарнинаның фаҗигале һәлак булуын яза.

Ханты-Мансийск автономияле округы — Юграның Совет районы администрациясенең рәсми сайтында кайгы уртаклашу хәбәре чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100