Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт районында бер баланы трактор таптап үтергән

Малай печән төялгән арбага бара торган килеш сикереп менмәкче була.

news_top_970_100
Әлмәт районында бер баланы трактор таптап үтергән
"Татарстан 24"

Татарстанның Әлмәт районындагы Аппак авылында трактор таптаган бала һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, трактор барган чакта, малай печән төялгән арбага менеп утырмакчы була. Бер мизгелдә бала егыла, трактор аны таптап китә. Имгәнгән бала урында ук һәлак була.

Соңрак ачыкланганча, трактор белән 38 яшьлек ир-ат идарә итә. Аның үзе йөри торган техника белән идарә итү өчен таныклыгы булмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100