news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда балалар биек йорт кәрнизендә йөргән - видео

Аларның ата-аналарын җаваплылыкка тартканнар.

news_top
Казанда балалар биек йорт кәрнизендә йөргән - видео

Казанның Әбсәләмов урамындагы күп катлы йорт кәрнизендә балалар йөргән. Шушы кадрлар сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды.

Видеоны полиция хезмәткәрләре күреп алган. Хәзер балаларның ата-аналарын җаваплылыкка тартканнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлек инспекторлары бу ата-аналарга карата проткол төзегән. Алар балигъ булмаган балаларны тәрбияләү вазифаларын үтәмәгән өчен җавап тота. Административ материалларны балигъ булмаган балалар эшләре буенча комитетка тапшыралар.

Балалар имгәнмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар