news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дикий ангел» сериалы йолдызы үлгән

Ул коронавирус белән авырганнан соң өзлеккән.

news_top
«Дикий ангел» сериалы йолдызы үлгән
Михаил Захаров

Италия актеры, җырчы Джино Ренни «Дикий ангел» сериалында бакчачы Рамон Гарсия Парапучино ролендә уйнаган иде. Ул 78 яшендә коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән. Бу турыда сериалның төп герое Наталия Орейро инстаграмда язган.

«Хуш, кадерле Джино», — дигән ул.

Аргентинаның TN телеканалы да шул хакта хәбәр иткән. Джино Реннины 6 июньдә хастаханәгә салган булганнар. Аның хәле начарлана барган, табиблар артистны коткара алмаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Дикий ангел» сериалын Россиядә 1998 -1999 елларда күрсәттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар