Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда табиб авыруга типкән мизгел сурәтләнгән видеога рәсми аңлатма бирделәр

Социаль челтәрләрдә таралган видеода ашыгыч ярдәм табибының җирдә яткан ир-атка аягы белән төртүе күренә.

news_top_970_100
Татарстанда табиб авыруга типкән мизгел сурәтләнгән видеога рәсми аңлатма бирделәр
Рамил Гали

Татарстанда ашыгыч ярдәм табибы төшерелгән видео таралды. Ул җирдә яткан авыру ир-атка аягы белән типкәли. Бераздан полиция хезмәткәрләре килә һәм ир-атны алып китәләр. Бу вакыйга турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирде. «Татар-информ» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.

Видеоязма бик күп тискәре комментарийлар җыйган. Социаль челтәр кулланучылар табибны гаепли. Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатканча, әлеге вакыйга алдыннан булган хәлләрнең күбесе кадр артында калган. Видеоролик исә монтажланган.

«Әлеге мизгелгә кадәр булган вакыйгаларның күбесе видеога эләкмәгән. Пациент адекват булмаган. Хәзерге вакытта министрлыкта әлеге вакыйганы тикшерү бара», — дип сөйләгәннәр министрлыкта.

Әлеге вакыйга турында федераль каналлар да хәбәр итте. «Казанда ашыгыч ярдәм фельдшеры асфальтта яткан ир-атны карыйсы урынга, аяклары белән типкәләп аңга китермәкче була», диелә «Вести» каналы хәбәрендә.

Кадрларда табибның ир-атка берничә тапкыр аягы белән төрткәләгәне күренә.

«Җирдә яткан ир-атны күреп алдым да 112 номерына шалтыраттым. Ашыгыч ярдәм килде, аннары полиция килде. Ир-атны „бобикка“ салып алып киттеләр», — дип язган бу хәлне видеога төшереп алган шаһит.

Кадрлар 1 июньдә ясалган. Ләкин йорт номеры да, урам исем дә язылмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100