news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә яшь егет һәм аның сөйгән кызы янгында пешеп беткән

Шәхси йортта янгынны егет үзе сүндермәкче булган.

news_top
Самара өлкәсендә яшь егет һәм аның сөйгән кызы янгында пешеп беткән
https://pixabay.com

14 майда Сызрань шәһәрендә шәхси йортта янгын вакытында 21 яшьлек егет һәм ул очрашып йөри торган 19 яшьлек кыз пешеп бетә. Аларның хәле авыр була. Башта аларны биредәге хастаханәгә китерәләр, аннары санавиация вертолеты белән Самарага илтәләр. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Канал хәбәрчесе егетнең туганнары белән аралашкан. Самара табиблары егет белән кызны дәвалый һәм аларның хәле стабильләшкән. Якыннары сүзләренчә, «могҗиза булган». Алар үзләренә ярдәм иткән бар кешегә дә рәхмәт белдерә.

Якынча версия буенча, янгын котельнаяда башлана. Биредә зур булмаган газ баллоннарына ут каба. Янгын бик тиз тарала. Коткаручылар килгәнче, егет янгынны үзе сүндерергә тырыша. Ләкин ул үзе дә бик җитди имгәнә. 

Йортка зур зыян килә, түбәсе янып бетә.  

Хәзер битараф булмаган кешеләр ярдәме белән бу гаиләгә матди ярдәм җыялар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар