Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 21 яшьлек Карина югалган

Кызны 29 марттан бирле эзлиләр.

news_top_970_100
Казанда 21 яшьлек Карина югалган
https://pixabay.com/

Казанда яшәүче Карина Гайнулова 29 мартта югалган. Аның турында әлегә кадәр бернинди мәгълүмат та юк. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Каринаның буе 160 см чамасы, чандыр гәүдәле, чәчләре иңбашына кадәр озынлыкта, күзләре коңгырт. Башына ак башлык, өстенә капюшонлы кара куртка, зәңгәр джинс чалбар һәм алсу төсле кроссовки кигән.

Кыз турында белешмәсе булган һәркемгә шалтырату өчен номерлар: 112 яки 8(967)46-64-911.

«Казанда һәм Яшел Үзән районында яшәүчеләр, без сезне урамга чыгарга сорый алмыйбыз, үзизоляция чорында моны эшләргә ярамый. Ләкин тәрәзәдән яки балконнан карап була, кибеткә чыкканда да күрергә мөмкин. Зинһар игътибарлы булыгыз, Каринага охшаган кеше күрсәгез, безгә хәбәр итегез», — дип үтенә «Поисковый центр» волонтерлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100