Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

36 яшьлек журналист Анастасия Петрова коронавирустан үлгән

Мәрхүмәнең ике улы ятим калган.

news_top_970_100
36 яшьлек журналист Анастасия Петрова коронавирустан үлгән
Салават Камалетдинов

Прикамье өлкәсендә 31 мартта журналист Анастасия Петрова хастаханәдә вафат була. Ул «Деловой интерес» басмасының баш редакторы вазифасында эшләгән. Мәрхүмә мартта хастаханәдә ятуы турында Facebook челтәрендә яза. 23 мартта аның температурасы күтәрелә. Ул ашыгыч ярдәмгә шалтырата, чит илдән кайтучылар белән аралашуын да әйтә. Икенче көнне аны хастаханәгә салалар. Анастасияне изоляцияләнгән бокска урнаштыралар, коронавирус бар дип шикләнәләр.  Бу турыда Пермь.Онлайн язды.

«Мин дә, табиблар да, миндә коронавирустыр дип уйламыйбыз. Симптомнар буенча бу гадәти грипп булырга охшаган. Үпкәләр халәтенә карап, температура да югары булганга, мине хастаханәгә салу турында карар кабул ителде», — дип яза ул беренче постында.

Аннары табиблар бу хатынга пневмония диагнозы куя. Постларында Анастасиянең хәле начарлану күренә. «Хәлем юк, вакытның 90 процентын йоклап уздырам», — ди ул.

26 мартта Анастасия соңгы постын яза. Ул үзендә коронавирус раслануын әйтә, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак ачыкланганча, 36 яшьлек хатынга «пневмония» диагнозы куйганнар. Аның коронавирус йоктырган булуы үлгәннән соң ачыклана. Өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма биргән. Бу турыда Пермь.Онлайн хәбәр итте. 

1 апрельдә сәламәтлек саклау министры Оксана Мелехова шушы хакта сөйләгән. Аның сүзләренчә, Петрованың коронавируска анализы шикле була. Шуңа күрә аңа кабат тест уздыралар. Икенче тест нәтиҗәләре бүген, 2 апрельдә, билгеле була.

Анастасия Петрова 29 мартта танышына үзенең коронавируска кабат тестының уңай булуын әйткән була инде.

«Беренче тестны Пермьдә ясадылар, икенчесен — федераль үзәктә. Ике лаборатория дә Роспотребнадзорга карый. Икенче тест коронавирус булуын расларга яки кире кагарга тиеш», — дип аңлатканнар өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә Пермь.Онлайн сайтына.

Ләкин тест нәтиҗәләрен уңай, тискәре яки шикле дип бәяләү өчен критерийларны ведомствода аңлата алмаганнар. Тикшерү ясый торган лаборатория Сәламәтлек саклау министрлыгына түгел, Роспотребнадзорга карый, дип әйткәннәр,

«Без нәтиҗәләрне федераль үзәктән генә алабыз», — дигәннәр министрлыкта.

«Анастасия Петрова барлык тиешле дәвалау чараларын алды. Ул бокс-палатада яшәде, башка пациентлар белән аралашмады», — дигәннәр.

Анастасиянең якыннарыннан, ул аралашкан кешеләрдән коронавирус анализы алганнар, аларны изоляцияләгәннәр.

Прикамье өлкәсе башлыгы Дмитрий Махонин да журналист үлеме турында фикерен әйткән. «Анастасия Петрова үлеме зур резонанс тудырды. Анда коронавирус икәнлеге билгеле булгач, ник дәшми тордыгыз? Мондый мәгълүматны җәмәгатьчелектән яшерергә ярамый. Без кешеләрне алдарга тиеш түгел», — дип ачулана төбәк башлыгы.

Дмитрий Махонин Петрованың туганнарына мөмкин кадәр ярдәм итәргә кушты. Анастасиянең ике баласы ятим калган. Аның ире дә булмаган, мәрхүмә балаларын ялгызы гына тәрбияләгән.

«Ул бик шат күңелле, тормыш сөючән иде», — дип искә алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100