Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче ир-ат элеккеге хатынын урлап алып киткән

Эшкә дип чыгып киткән хатын эзсез югалган.

news_top_970_100
Уфада яшәүче ир-ат элеккеге хатынын урлап алып киткән
pixabay.com

Уфада яшәүче 37 яшьлек ир-ат элеккеге хатынын урлап алып киткән. Ир хатынның фатирына кызыккан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Уфада яшәүче 36 яшьлек хатын 26 февральдә югала. Ул иртән эшкә чыгып китә, эшендә дә күренми, өенә дә әйләнеп кайтмый.

Соңрак ачыкланганча, хатын өйдән чыга, машинасы янына килә. Шул чакта аның янына билгесез кеше йөгереп килә һәм алар хатынның машинасына утырып китеп баралар.

Оператив-эзләү чаралары вакытында ачыкланганча, бу хатын һәм аның элеккеге ире бергә яшәгәндә тупланган милек өчен бәхәсләшә. Тикшерүчеләр урлаучының да, аның корбанының да урынын шул ук көнне ачыклаган.

Аерылышкач, фатир хатынга калган. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат, фатирны бүлү буенча каршылыкларны бетерергә тели. Ул элеккеге хатынын өе янында саклап тора. Аннары хатынга яный һәм аны машинаның пассажир утыргычына утырта. Ул хатынны Мәләвез районындагы ял базасына алып китә, кунакханә номерына алып керә.

Урланган хатынны полиция хезмәткәрләре коткара. Хәзерге вакытта ирне кулга алганнар, ул сак астында. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100