Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда туып үскән хатын баласының муенын пычак белән яралаган

Иренә үч итеп баласын имгәткән һәм өйгә ут төрткән хатынны хөкем итәчәкләр.

news_top_970_100
Башкортстанда туып үскән хатын баласының муенын пычак белән яралаган
https://pixabay.com

Нижневартовск буенча тикшерү идарәсе Башкортстанда туып-үскән 38 яшьлек хатынга карата «баланың сәламәтлегенә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эшен тикшереп бетергән. Бу хатын бергә яши торган иренең көнчелеге аркасында, аларның уртак баласын пычак белән яралаган, дип хәбәр итә тикшерүчеләр.

Россия Тикшерү комитетының Ханты-Манси автономияле округы — Югра буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, җинаять 2020 елның 10 сентябрендә көндезге ике белән кичке алты арасында була. Гаепләнүче хатын өйдә вакытта ун яшьлек улының муенын ике тапкыр пычак белән яралый. Шулай итеп ул баланың сәламәтлегенә зур зыян китерә.

Аннары хатын өйгә ут төртеп, яндырырга маташа. Тик ни кылганын вакытында аңлап ала һәм экстрен хезмәтләр чакыра.

Нижневартовск шәһәр суды карары белән бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарылган, эш судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100