Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат ике иптәшен суйган һәм мәетләр белән йокларга яткан

Яраланган ир-атларның берсе үлгәнче туганнарына шалтыратырга өлгергән.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат ике иптәшен суйган һәм мәетләр белән йокларга яткан
https://tatarstan24.tv

1 февральдә көндез Читай районындагы Луч бистәсендәге шәхси йортта ике ир-ат мәете табыла. Аларны пычак белән яралап үтергәннәр. «Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнеп Чистайда яшәүче 60 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, бу кеше иптәшләренә пычак кадаган һәм алар белән йокларга яткан.

Яраланган кешеләрнең берсе туганнарына шалтыратырга өлгергән. Алар полиция чакырган. Хокук саклаучылар килгәндә ике ир-ат та үлгән булган, диелә хәбәрдә.

Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100