Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызның әти-әнисе кияүгә бирмәгәч, гашыйк егет 17 яшьлек сөйгәнен урлап алып киткән

21 яшьлек егет хәзер полициядә җавап тота.

news_top_970_100

Сахалинда яшәүче ир-ат Якутиягә күченә. Биредә ул балигъ булмаган кыз баланы урлап, шәхси тормышын көйләмәкче була һәм нәтиҗәдә полициягә эләгә. 

Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр иткәнчә, 21 яшьлек егет 17 яшьлек кызны урлый.

Ведомство белешмәсе буенча, 28 гыйнварда иртәнге якта Нерюнгри шәһәрендә яшәүче хатын 17 яшьлек кызы югалу турында полициягә хәбәр итә. Аның сүзләренчә, кыз иртәнге сигездә кибеткә чыгып китә һәм югала. Кызның әнисе хокук саклаучылардан ярдәм сорый.

Әни кеше күптән түгел аларга таныш булмаган егет килүен, кызларына өйләнергә теләвен, тик алар каршы төшүен дә сөйли. Кәләш булырга тиешле кызга 18 яшь тулмау сәбәпле, аның әти-әнисе ризалык бирмәгән.

Шуннан соң 21 яшьлек егет 17 яшьлек сөйгән кызын машинасына утыртып алып китә. Ул кызны арендага алынган фатирга алып кайта.

Хокук саклаучылар урамдагы күзәтү камераларын карый. Балигъ булмаган баланы урлаучы булган урынны бик тиз ачыклыйлар.

«Кыз кибеткә барганда аның янына машина килеп туктый. Аннан билгесез ир-ат чыга, кызны машинага утырта. Полиция хезмәткәрләре бу кешенең Сахалин өлкәсендә яшәүче 21 яшьлек егет булуын ачыклады. Ул Нерюнгри шәһәренә бер ай элек күченеп килгән, биредә фатир арендалаган», диелә Якутия буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Кызны шуннан барып алалар. Егет полициягә каршылык күрсәтергә маташа, аны күрсәтмә бирергә алып китәләр.

Тоткарланган егет сүзләренчә, бу вакыйгаларда бернинди криминал да юк, барысы да ике якның ризалыгы буенча булган. Шулай да хәзер урлау факты буенча тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100