Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәләбәй шәһәрендә 80 яшьлек әбинең башына пистолеттан атканнар - видео

Күршедә яшәүче ир-ат белән әби арасында күптәнге низаг атышка әверелгән.

news_top_970_100
Бәләбәй шәһәрендә 80 яшьлек әбинең башына пистолеттан атканнар - видео
02.мвд.рф

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә 64 яшьлек пенсионер ир-ат 80 яшьлек әбинең башына пневматик пистолеттан аткан. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Бу кешеләр арасында күптәнге низаг була. Чираттагы талаш вакытында 64 яшьлек ир-ат әбине урамда очрата. Ул пневматик пистолетын ала һәм әби ягына таба төзәп өч тапкыр атып җибәрә. Ир-ат әбине куркытмакчы гына була, тик ядрәнең берсе әбинең башына тия. 

Видеокүзәтү камерасы язмасында таякка таянган ир-атның әбигә пистолет төзәп атуы күренә.

Бәхеткә, әби җитди имгәнмәгән. Ул эшне болай гына калдырмый, полициягә мөрәҗәгать иткән. Әби күршесенең үзенә өч тапкыр пистолеттан атуын әйткән.

Полиция хезмәткәрләре атучы ир-атны бик тиз тоткарлый. Сорау алганда, ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Аның пистолетын алганнар. Хулиганлык буенча җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100