Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги ата нәни малайның борынын һәм авызын кысып тотып үтергән

Үзеннән шикләнмәсеннәр өчен, ир-ат баланы хастаханәгә үзе илтә, бала баскычтан егылып төште һәм аңын югалтты, дип сөйли.

news_top_970_100
Үги ата нәни малайның борынын һәм авызын кысып тотып үтергән
https://pixabay.com

Краснодар краенда 35 яшьлек ир-ат 6 яшьлек үги улын үтергән. Үги ата баланың борынын һәм авызын кулы белән каплап тоткан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

35 яшьлек ир-ат хатыны, хатынның баласы һәм бер яшьлек уртак балалары белән бергә Тимашевск шәһәрендә яши. 

Тикшерү версиясе буенча, 24 ноябрьдә кич белән әти кеше балалар белән йортның икенче катында була. Ул үги баласын төртеп җибәрә, бала елый башлый. Күз яшьләре үги атаны чыгырдан чыгара, ул малайның авызын һәм борынын кулы белән кысып тота. Малай аңын югалта һәм вафат була.

«Балада яшәү билгеләре булмагач, ир-ат ашыгыч ярдәм чакыра. Үзеннән шикләнмәсеннәр өчен, ир-ат баланы хастаханәгә үзе илтә, бала баскычтан егылып төште һәм аңын югалтты дип сөйли», — диелә хәбәрдә.

Шулай да, экспертиза баланың көч кулланудан үлүен ачыклый. Тикшерү барышында ир-ат төрлечә акланып маташа, әлеге хәлне бәхетсезлек очрагы дип танытмакчы була. Ләкин тикшерүчеләр аның гаебе булуын билгели. Шуннан соң үги ата гаебен танып күрсәтмәләр бирә.

Ир-атка карата да психолого-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Әлеге гаиләдә балаларны тәрбияләү шартларын да тикшерәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100