Уфа юлында авариядә исән калган хатынны узып бара торган машина таптап киткән | intertat.tatar

Уфа юлында авариядә исән калган хатынны узып бара торган машина таптап киткән

Мәрхүмә хатын машинадан чыккач, аны икенче автомобиль бәрдереп киткән.

Башкортстанның Стәрлетамак районында юл һәлакәте була. Биредә ике автомобиль бәрелешә. Бер машинадан хатын-кыз чыга һәм җимерекләрне карамакчы була. Аны узып баручы башка автомобиль таптап китә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

25 ноябрьдә кичке якта Уфа — Оренбург юлында Mitsubishi Lancer машинасын йөртүче идарәсен югалта. Ул «ВАЗ-2114» машинасына бәрелә. Иномарка пассажиры салоннан чыгып, машинаның ватык урыннарын карамакчы була. Шул чакта аны «Киа Рио» машинасы бәрдереп китә. Хатын-кыз урында ук һәлак була.

Аннары «Киа Рио» машинасы «Лада Веста» белән бәрелешә.

Фаҗиганең сәбәпләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаячак, диелә бу хәбәрдә.