Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда укытучылар гаиләсендә канлы фаҗига: Хатыны иренә пычак кадаган

Хатыны башлангыч сыйныфта, ире көллияттә укытучы булып эшли.

news_top_970_100
Татарстанда укытучылар гаиләсендә канлы фаҗига: Хатыны иренә пычак кадаган
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче хатын ирен үтерергә маташуда шикләнелә. Ул мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыткан. Хәзер аны эштән җибәргәннәр инде. Ире исә биредәге көллияттә укытучы булып эшли. Ир белән хатынның ике баласы бар. Канлы низаг хатынның туган көнендә, 28 ноябрьдә, була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Биш катлы йорттагы фатирда кичке алтылар тирәсендә бәйрәм итеп утырганда 35 яшьлек ир белән 33 яшьлек хатын талаша башлый. Хатын бәйрәм өстәлендәге пычакны ала һәм иренә кадый. Ир яралана.

Аннары хатын полициягә шалтырата. «Коткарыгыз, мин иремне яраладым», — дип кычкыра, адресын әйтә дә, трубканы ыргыта. 

Табиблар килгәндә ир кулын күкрәгенә куйган, күлмәге аша кан саркып тора. Аны хастаханәгә алып китеп, операция ясыйлар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Җинаятьтә шикләнелүче хатынны әлегә өйдә калдырганнар, ул сорау алуга килеп йөрергә тиеш. Хәзер җинаятьнең сәбәпләре ачыклана.

«Челнинские известия» 33 яшьлек хатын эшли торган мәктәп җитәкчелегенә шалтыраткан. Аны эштән азат итүләрен әйткәннәр, башка берни ди сөйләп тормаганнар. 

35 яшьлек ир-атның көллияттәге хезмәттәшләре шок халәтендә. Аны тыныч кеше дип саныйлар, талашып, исереп йөргәнен хәтерләмиләр.

«Челнинские известия» хәбәрчесе психологлар фикерен белешкән.

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллин укытучыларның эштә эмоциональ йөкләнеше зур булу фаҗигагә китергәндер дип саный. «Зыялы кешеләр белән килеп чыккан бу вакыйгада аффект халәте булгандыр. Бер-ике сүздән учак кабынган. Бу хатынның һөнәре дә эмоциональ йөкләнеш белән бәйле, шул да роль уйнагандыр», — дигән ул.

Психотерапевт Исаак Беккер фаҗига туган көндә булгач, спиртлы эчемлекләр гаепледер дип саный. «Спиртлы эчемлекләрсез булмагандыр. Шуның аркасында талаш чыккандыр. Кызганычка каршы, гаиләдә мондый низаглар булды һәм булачак инде. Ни өченме? Кешеләр хисләрен контрольдә тота белми, тотарга теләми. Укытучы, тәрбияче кебек һөнәр кешеләре исә белгечләргә сирәк мөрәҗәгать итә. Алар җәмгыять таккан „бу кешеләр үз хисләрен үзләре контрольдә тота белергә тиеш“ дигән шаблон буенча яши. Минемчә, белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен психологлар һәм психотерапевтлар белән консультацияләр ешрак булырга тиеш», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100