Байкал аръягында автобус күпердән төшеп китеп, 15 кеше һәлак булган - видео

Һәлакәттә 18 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Бүген Байкал аръягында, Куэнга елгасын чыкканда автобусның алгы тәгәрмәче шартлый һәм ул күпердән төшеп китә. Автобуста 43 кеше булган. Алар Читадан Сретенскига баручы кешеләр була. Йөртүче Сергей Кубасов шунда ук һәлак була.

Фаҗигадә 15 кеше үлә, 18 кеше тән җәрәхәтләре ала.

Җинаять эше кузгатылган. МЧС хезмәткәрләре автобус боз астына китәр дип курка.