Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы атнада 13 корылма янды». Самара өлкәсендә авыл халкы ут төртүчеләрдән зарлана

Биредәге йортларга берәм-берәм ут төртәләр.

news_top_970_100
«Соңгы атнада 13 корылма янды». Самара өлкәсендә авыл халкы ут төртүчеләрдән зарлана

Самара өлкәсендә Идел буенда урнашкан Подгоры авылында билгесез кешеләр берәм-берәм йортларга ут төртә. Авыл халкы моны махсус кемдер эшли дип уйлый. Соңгы атнада 13 корылма янып беткән. Янгын сүндерүчеләр халыкның сүзләрен раслаган, алар моңа дәлилләр тапкан. Моңа кадәр полиция тикшерү оештырырга теләми, корылмалар теркәлмәгән диләр. Тик хәзер полиция дә бу эшне тикшерә. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итә.

Урынга канал хәбәрчесе барган. Һәр урамда янган корылма хәрабәләре булуы ачыкланган.

«Мин йоклыйм, кызым тәрәзә кага. Безнең янда йорт яна ди. Чыксак, түбәдән ялкын күтәрелә. Янгын сүндерүчеләр тиз килде, сүндерделәр», — ди биредә яшәүче Александр.

Подгоры авылына янгын сүндерүчеләр көн саен килә. Мунчалар, гаражлар, йортлар яна.

«Янгын сүндерүчеләр килде. Ир-атлар йөри иде инде. Алар тәрәзәдән бар да януын күргән, шунда кергәннәр. Ишек ватып ачылган булган. Әзерләп, ут төртеп, ишекне ачкан ломнарын калдырып киткәннәр», — ди биредә яшәүчеләр.

Халык авылны махсус яндыруларына шикләнми. Дәлилләр күп, диләр. Янгын хәрабәләре урынында бензиннан бушаган канистралар, янучан сыеклык белән чылатылган чүпрәкләр табалар, соңгы вакытта авылга билгесез кешеләр еш килүенә дә игътибар иткәннәр. «Чит кешеләр күрдек, безнең авылныкылар түгел, машинада иделәр. Аларга „ут төртүчеләр“ дип язып куелмаган инде. Шунысы аермачык, бу оештырылган эш», — ди Александр.

Чираттагы янгыннан соң, янгын сүндерүчеләр рәсми рәвештә булмаса да, моның ут төртү булуын әйткән. Хәзер кешеләр чынлап та курка. Пироманнарны саклау өчен төнлә кизү торырга чыгалар. Берьюлы ике кешене «кара эшләрен башкарганда» күргәннәр, тик тота алмаганнар.

«Ике егет, сайгак кебек, койма аша сикереп качтылар. Урман ягына таба киттеләр», — ди шаһитлар.

Авыл халкы йортларны яндыру сәбәбен дә чамалый. Бу урынны эшмәкәрләр өчен «татлы урын», диләр. Самарага кадәр ярты сәгатьлек юл, табигать матур. Авыл Идел кырыенда. Балык тотарга җайлы, чиста комлык, таулар, урманнар. Турбаза өчен идеаль урын, тик авыл гына комачаулый, дип фаразлый биредә яшәүчеләр.

Җирле хакимият фикеренчә, ташландык авыл йортлары, җимерек бакча өйләре генә яна, алар кадастр хисабында да юк. Йортлар булмагач, зыян күрүчеләр дә, милеген югалтучылар да юк. Шулай итеп проблема да юк булып чыга. Шулай да полиция тикшерү башлаган.

Биредә яшәүчеләр авылларына кызыгучыларны һәм «яндырылган җир» тактикасын кулланучыларны табуны таләп итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100