Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Учалы районында биш балалы аккошлар гаиләсен атып үтергәннәр

Биш бала чыгарган ата һәм ана аккошлар кешеләргә ияләшкән булган.

news_top_970_100
Учалы районында биш балалы аккошлар гаиләсен атып үтергәннәр
https://pixabay.com

Башкортстанның Учалы районындагы Сораман авылындагы күлдә яшәүче аккошлар гаиләсен атып үтергәннәр. Биредә ана һәм ата аккош, аларның биш баласы булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Башкортстан» газетасы хәбәрчесе Лилия Нуретдинова сүзләренчә, кошлар биредәге кечкенә генә күлдә язын оялый, биш бала чыгаралар. Авыл халкы кошларны кулга ияләштерә, алар кешедән курыкмый. Көз җиткәч, аккошлар җылы якка китәргә җыена.

30 сентябрьдә кич белән сулык янына Chevrolet Niva машинасында билгесез кешеләр килә. Аккошлар курыкмыйча, ир-атлар янына йөзә. Шунда аларны атып үтерәләр. Ир-атлар аккошларны ни сәбәпле атканы да билгесез, алар кошларны алып та китми.

Мылтык тавышын ишетеп, бирегә авыл халкы җыела. Биш аккош (ата-анасы һәм өч баласы) шунда ук үлә. Ике бала исән була, ләкин төнлә алар да яраларыннан һәлак була. Бу турыда күрше авылда яшәүче Азамат Лутов сөйли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100