Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда җиңел машинага бәрелгән пошиның аягы өзелгән

Юл һәлакәте Югары Ослан районында булган.

news_top_970_100
Татарстанда җиңел машинага бәрелгән пошиның аягы өзелгән
https://tatarstan24.tv

31 июль төнендә Татарстанның Югары Ослан районында җиңел машина пошига бәрелгән. Урман җәнлегенең аягы өзелгән. Бу турыда Татарстан 24 телеканалы хәбәр итте.

Имгәнгән поши төшерелгән фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.

Җәнлек юлга кисәк кенә сикереп чыккан, машина йөртүче аңа бәрелмичә кала алмаган. Авариядә пошиның аягы өзелгән диелә бу хәбәрдә.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, имгәнгән хайванны атачаклар, чөнки ул имгәнгән килеш табигатьтә яши алмаячак, дип хәбәр итте телеканал.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100