Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актер Виктор Проскурин вафат

Ул халыкка «Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона», «Гагарин. Первый в космосе», «Легенда о Коловрате» һ.б. фильмнары аша таныш.

news_top_970_100
Танылган актер Виктор Проскурин вафат
Салават Камалетдинов

РСФСРның атказанган артисты Виктор Проскурин вафат. Аңа 68 яшь иде. Ул үпкәләрдә хроник обструктив авырудан (ХОБЛ) үлгән. Бу турыда артистның хатыны Ирина Хонда «Комсомольская правда» сайтына сөйләгән.

«Витяда ХОБЛ авыруы иде. Чираттагы өянәк булды, аны хастаханәгә алып киттеләр, шунда үлде. Мин табиб түгел, ХОБЛ ник барлыкка килгәнен әйтә алмыйм. Тәмәке тарту — бер сәбәп булуы ихтимал», — дигән Ирина Хонда.

«ХОБЛ — бу куркыныч авыру. Үпкәләрдә кире кайтмаслык үзгәрешләр була. Тукымалар кысыла, кеше сулыш ала алмый башлый», — дигән Ирина. Ул ирендә коронавирус булмавын да өстәп әйткән.

Олег Ефремов, Георгий Данелия дә шундый авырудан үлгән булган.

Виктор Проскурин «Большая перемена», «Афганский излом», «Жестокий романс», «12 стульев», «Однажды двадцать лет спустя», «Выйти замуж за капитана», «Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона», «Гагарин. Первый в космосе», «Легенда о Коловрате» — барлыгы 130лап роле белән билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100