Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бурычларын түли алмаган». Ир белән хатын, ике бала мәете бер ай чамасы фатирда яткан

Әти кеше бурычлары аркасында, бөтен гаиләсен корбан иткән дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
«Бурычларын түли алмаган». Ир белән хатын, ике бала мәете бер ай чамасы фатирда яткан
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендәге Богородское микрорайонындагы йортның унынчы катындагы фатирда 30 майда дүрт кеше мәете табылды. Күршеләре мәете исен сизеп, экстрен хезмәтләр чакыргач, фатирда ир белән хатын, аларның ике баласы мәете булуы ачыклана. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хатынны һәм аның баласын гаилә башлыгы үтергән, аннары үз-үзенә кул салган дип фаразлыйлар. Әти кеше бурычларын түли алмаганга шундый адымга барган булуы ихтимал.

Туганнарын сораштыргач, Фирүз Еровның хатыны һәм ике кызы инде апрельдән бирле элемтәгә чыкмавы ачыклана. Гаилә февральдә фатир алган булган. Фирүз хатыны һәм балалары фатирда ремонт белән шөгыльләнә дип әйтә. Кыз балалар өйдә укыганга, аларны эзләүче булмый.

Экспертлар 40 яшьлек хатын-кыз, 11 һәм 17 яшьлек кыз балаларның мәетендә пычак белән яралаган эзләр булуын ачыклый. 

Якынча версия буенча, 42 яшьлек әти кеше туганнарын үтергән, аннары мәетләр белән берничә көн яшәгән, шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Әлеге фаҗиганең төп сәбәбе — бурычлар, дип саный тикшерүчеләр. Ир белән хатынның хатларын укыгач, аларның шул сәбәпле талашуы ачыклана. Еровлар фатиры гаиләнең хәлле тормышта яшәвен күрсәтә.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан, Фирүз фатир тәрәзәләрен ача, ишекне бикли. Өске катта яшәүче күршеләр фатирдан сасы ис килүен сизеп ала, диелә хәбәрдә.

«30 майда Щелково шәһәрендә фатирда 40 яшьлек хатын-кыз, 17 һәм 11 яшьлек ике бала, 42 яшьлек ир-ат мәете табылу турында хәбәр иттеләр. Хатын һәм балалар мәетендә пычак белән яраланган эзләр бар. Ир-ат мәетендә яралар юк. Урынга тикшерүчеләр барды. Җинаять эше ачылды», — дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе.

Фатир 10 катта, керә торган металл ишек эчтән бикле, тәрәзәләр җилләтү өчен ачылган. Урында мәрхүмнәрнең мобиль телефоннары, башка гаджетлары, ир-ат мәете янында аш серкәсе кислотасыннан калган буш шешә табылган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100