Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Риваять" төркеме солисты Руслан Габитовның хатыны Луиза вафат булган

Өч бала әнисенең йоклаганда йөрәге тибүдән туктаган.

news_top_970_100
"Риваять" төркеме солисты Руслан Габитовның хатыны Луиза вафат булган
https://www.instagram.com/luizagabitov

«Риваять» дини-этник төркем солисты Руслан Габитов гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның тормыш иптәше Луиза вафат.

Луизаның йөрәге төнлә йоклаганда тибүдән туктаган.

Өч бала — Ралинә, Аяз, Ризван әнисез калды.

«Русланга һәм балаларына, аңлатып бетергесез бу кайгыны кичерүдә сабырлык, түземлек телибез», — дип җиткерә авыр хәбәрне «Тәртип» радиосы үзенең инстаграм аккаунтында.

«Русланның балаларына матди яктан ярдәм итик.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

РУСЛАН ГАБИТОВ ГАИЛӘСЕНДӘ АВЫР КАЙГЫ... Бүгенге бәйрәм иртәсендә кайгылы хәбәр килеп иреште. Дустыбыз, хезмәттәшебез - "Тәртип"тә "Риваять" тапшыруының авторы һәм алып баручысы, "Риваять" этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитовның тормыш иптәше Луиза Габитова, @luizagabitov өч сабыйлары - Ралинә, Аяз, Ризван - әнисез, Русланны ялгыз калдырып, бакыйлыкка күчте. Русланга һәм балаларына, аңлатып бетергесез бу кайгыны кичерүдә сабырлык, түземлек телибез. *** Бүген балаларны яклау көне дә бит әле... Әйдәгез, Русланның гаиләсенә, @gabitov_ruslan_ балаларына матди яктан ярдәм итик. Кайсыбыз күпме булдыра ала шулай. Һәркайсыбызга үз балаларыбызны үзебез үстерергә, хәсрәтләрсез, югалтуларсыз гомер кичерергә язсын! Русланның Сбербанк картасы +79172945835 номерына беркетелгән. Карта Русланның кызы Ралинә Габитова исеменә ачылган. #тәртипрадиосы#риваятьтөркеме #тәртиплехалыкюгалмыйтатартәртипсезбулалмый #тәртипбашытәүфыйкъ #игелек#татарстанонлайн#минкультРТ#ярдәм#халыкарабалаларныяклаукөне#деньзащитыдетей2020#миласердие#мәрхәмәт_милосердие

Публикация от "ТӘРТИП" радиосы (@tartipradiosi)

Кайсыбыз күпме булдыра ала, шулай. Һәркайсыбызга үз балаларыбызны үзебез үстерергә, хәсрәтләрсез, югалтуларсыз гомер кичерергә язсын!

Русланның Сбербанк картасы +79172945835 номерына беркетелгән. Карта Русланның кызы Ралинә Габитова исеменә ачылган», — диелгән «Тәртип» радиосы хәбәрендә.

Луиза Габитова бик матур моңлы тавышлы җырчы да иде. Аның җырларын сагынып тыңларга гына кала. Инстаграмдагы аккаунтыннан аңлашылганча, Луиза соңгы арада тырнак ясау мастеры булып эшләгән.

Интернетта Габитовларның бергәләп башкарган "Гаилә җыры" сакланган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100