Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек малайны туган көнендә үтергәннәр

Әти-әнисе ишегалдын җыештырганда, бала ишек бусагасында басып торган.

news_top_970_100
Өч яшьлек малайны туган көнендә үтергәннәр
https://pixabay.com

Американың Майами шәһәрендә яшәүче өч яшьлек малайны кораллы җинаятьче атып үтергән. Ир-ат узып барышлый гына бала яшәгән йортка таба атып киткән. Нәни малай исә нәкъ шушы көнне туган көнен бәйрәм иткән булган. Бу турыда CBS News сайтына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Элайджа ЛаФранс исемле малай өй ишегенең бусагасында басып тора. Бу вакытта әти-әнисе һәм башка туганнары туган көн бәйрәменнән соң, ишегалдын җыештыра. Шул чакта биредән кораллы ир-ат узып бара. Ул йортка таба ата башлый. Җинаятьче алтмышлап тапкыр ата.

Нәни малай яралана. Аны туган апасы табып ала. Сабыйны хастаханәгә илтәләр, ул озак тормыйча, вафат була. Атыш вакытында яшь кыз да яралана. Аның гомеренә куркыныч янамый.

Мәрхүм сабыйның әти-әнисе бу өйне туган көн бәйрәм итәр өчен махсус рәвештә арендага алган булган.

Җинаятьчене табарга ярдәм иткән кешегә 15 000 доллар акча вәгъдә ителгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100